Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2024
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
13 2024 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


ТР Хөкүмәте Йортында игеннәрне җыеп алуга әзерлек һәм терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасында чәчүлекләрнең торышы, урып-җыю комплексының әзерлеге һәм терлек азыгы әзерләү эшләре турында хәбәр итте.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.


Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә социаль өлкә объектларына һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауның барлык программалары, шулай ук күп фатирлы йортларны ремонтлау программасы актив фазада. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә сөйләделәр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.