Бүген Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агеев катнашты. 13-15 май көннәрендә Казанда VI Халыкара Сәүдә-сәнәгать палаталары форумы уза.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья ислам оешмасының Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль конференциясенең 15 нче сессиясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Чара Казанда Millennium Panorama кунакханәсендә уза.
Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Halal Market халыкара ярминкәсен ачуда катнашты. Бу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара. Хәләл ярминкә «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган.
Бүген иртән ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары форумы инде 10 нчы тапкыр уза. Чара «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында уздырыла һәм Россия һәм ИХО илләренең тышкы сәясәт ведомстволары хезмәткәрләре арасында рәсми булмаган эш диалогы өчен уникаль мәйданчык булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Андрей Курносенко белән очрашты.
Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте Йортында узды.