Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин белән очрашты.
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский очрашты. Очрашу барышында Татарстанда «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» (НСПД) дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашуда «Роскадастр» СҖК генераль директоры Татьяна Громова һәм Росреестрның ТР буенча идарәсе урынбасары Лилия Борһанова катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Шәһәрне төзекләндерү» МУПның яңартылган җитештерү базасы һәм Казанда «Горводзеленхоз» МУПның яңа теплица комплексы эше белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсендә катнашты.
Чара Казанда Татарстан Республикасы Югары суды бинасында узды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов чыгыш ясады.