Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
12 2026 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Энергопром-2026"га әзерлек буенча оештыру комитетында: Электр энергетикасы форумы эшләгән елларында абруйлы профессиональ мәйданчыкка әверелде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев уздырды (видеоконференцэлемтә режимында). Утырышны ачып, ул «Энергопром-2026»ның 2026 елның 1-3 апрелендә Казанда узачагын искәртте.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро-2026" күргәзмәсен бәяләде, шулай ук агросәнәгать комплексына даими ярдәм иткәннәре өчен ил җитәкчелегенә һәм инвесторларга рәхмәт белдерде

«Казан Агро-2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен әзерләү һәм уздыру - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының зур хезмәте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.


Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тармакның 2025 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау коллегиясендә катнашты

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Төп тема «Агросәнәгать комплексының 2025 елгы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында". 

Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды, шулай ук «Казан Агро-2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе экспозицияләрен карады.


Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән киләчәк багланышлар турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.


Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро-2026" махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе экспонатлары белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро-2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе стендларын карады.

Күргәзмә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында урнашкан, анда бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы уза.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә яңа үзбушаткычларының ачкычларын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарның торак пунктларында биологик калдыкларны җыю өчен 10 махсуслаштырылган ГАЗ автомобильләренең ачкычларын тапшырды. Яңа техника Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ихтыяҗлары өчен кайтарылды.

Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.