Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
11 2026 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү – Татарстан күпере" Мәскәү яшьләр форумында катнашучыларга: Бергә булыйк, Татарстан һәрвакыт сезнеке!

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» 11 нче Мәскәү яшьләр форумында катнаша.

Чара РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Нобель залында (Мәскәү) уза.

Форум 2015 елдан бирле уза, чараның инициаторы-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.


Рөстәм Миңнеханов: Без «Татарстанда Гагарин декадасын», беренче чиратта, үсеп килүче буын өчен уздырабыз

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, ул 12 апрельдә Пасха православие бәйрәмен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә иминлекне, шул исәптән янгын сүндерү иминлеген тәэмин итүгә, гыйбадәт объектларында һәм аларның территорияләрендә җәмәгать тәртибен саклауга юнәлдерелгән көчәйтелгән чаралар күрергә кушты.


Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак

Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.