Тукай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле актив белән очрашу үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районында булды һәм Круглое Поле бистәсендә «Тукай Арена» боз сараен ачуда катнашты. Тагын ике шундый спорт объекты - Аксубай шәһәр тибындагы поселогында һәм Яңа Чишмә авылында - видеоэлемтә аша ачылды.
Теләче районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар, предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районында эш сәфәрендә булды. Биредә ул видеоэлемтә аша 4 ябык футбол манежы ачылышында катнашты. Алар Лениногорск, Алексеевск, Чүпрәле һәм Теләче районнарында спорт объектларын төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры, Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, Россия урологлар җәмгыяте рәисе Петр Глыбочко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.