Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
10 2026 ел., якшәмбе

Татарстан Рәисе Балык Бистәсе районында яңа күп функцияле үзәк ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре кысаларында Анатыш авылында яңа күп функцияле үзәк ачылышында катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы басулары өстеннән очып узды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы басулары өстеннән очып узды һәм чәчү кампаниясенең барышы белән танышты. 

ТР Премьер-министры Алексей Песошин генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасында катнашты

Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.

Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Теләче районында булды, анда чәчү кампаниясенең барышын бәяләде, терлекчелек комплексының эше белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнары буенча эшлекле сәфәр кыла. Иртән ул Питрәч районында булды, аннан соң Теләче муниципаль районына килде. Сәфәрнең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу, механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашу.

Татарстан Рәисе Питрәч районында: Сезнең үсеш потенциалыгыз зур

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрәч районына эш сәфәре белән килде. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов озата йөрде. Сәфәр барышында республика Рәисе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. 

Рөстәм Миңнеханов генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантансында: Минемчә, ул - милиционерның нинди булырга тиешлеге үрнәге, ә бүген исә - полицейскийның.