Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БеренчеләрХәрәкәтендә катнашучы активистларның гаиләләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә 1 июнь - Балаларны яклау көненә багышланды.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Беренчеләр Хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.
Бүген Казан Кремлендә "Балачак фестивале" ачылды. Чара 1 июнь – Балаларны яклау көненә багышланган. Әлеге вакыйга белән «Татарстанда Җәй» республика проекты ачылды, ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Островский урамындагы Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) бинасында булды. Театрда 2025 елның язында башланган реставрация һәм ремонт эшләре төгәлләнеп килә.