Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
01 2026 ел., чәршәмбе

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Энергетика министры Таалайбәк Ибраев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы Энергетика министры Таалайбәк Ибраев белән очрашуында үзара файдалы элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Кыргызстан делегациясе Казанга «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумында катнашу өчен килде.


Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмүдев белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмүдев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

 


Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды

Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында. 


Алексей Песошин һәм Михаил Мурашко КДМУ коллективына яңа ректор вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим иттеләр

Татарстан Премьер - министры Алексей Песошин һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казан дәүләт медицина университеты коллективына яңа ректор вазыйфаларын башкаручыны - Айрат Фәрраховны тәкъдим иттеләр.


Рөстәм Миңнеханов Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты.