«Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләрен апрельдә башлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Капиталь ремонт программасы буенча, өстәмә лимитны исәпкә алып, 42 муниципалитетта 911 күп фатирлы йорт исемлеге төзелде. Шулардан 234 йортта 711 лифтны алмаштыру каралган, 688 йортта гомуми төзелеш эшләре башкарылачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Барлык муниципаль районнарны тоташтырып, киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җылыту системаларының һәм газ җайланмаларының төзеклеген контрольдә тоту эшен көчәйтергә чакырды.
Республикада узган Сәнәгать буенча координация советы шул исәптән федераль дәрәҗәдә катнашучылар фикеренчә дә тарихта иң колачлысы булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә билгеләп үтте.
ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмә барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың гыйбадәт объектларында дини йолалар һәм гыйбадәт кылулар үткәргәндә иминлекне тәэмин итәргә кушты.