Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә Республика көне алдыннан Казанда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы уза. Татарстан Республикасы Президенты тантанада катнашучыларны киләчәк бәйрәм белән котлады һәм хезмәттәге олы казанышлары өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Татарстан бүген икътисадый, социаль һәм рухи үсеш өчен зур мөмкинлекләргә ия төбәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, республика икътисадын үстерү нигезе – предприятиеләр коллективлары һәм галимнәр. Аларның тырышып эшләүләре һәм актив гражданлык позицияләре нәтиҗәсендә Татарстанда икътисад, химия һәм нефть-газ химиясе, урман һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә куәтле стратегик проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар.
«Сезнең күпләрегез җәмәгать тәртибен һәм безнең иминлекне саклау сагында, кайчак гомерләре бәрабәренә дә. Татарстанлылар сезнең хезмәтегезне югары бәялиләр һәм сезгә рәхмәт әйтәләр. Сез – республиканың һәм илнең алтын фонды. Без сезнең белән горурланабыз!» - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты дәүләт бүләкләре ияләренә һөнәрләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде.
Аннары бүләкләү тантанасы узды. Экстремаль шартларда хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Россия Президенты Указы нигезендә эчке эшләр хезмәте капитаны, Россия ГХМның федераль янгынга каршы хезмәтенең махсус идарәсе караулы башлыгы Эдуард Илларионов вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов бүләкне каһарманның әнисе Илларионова Фаина Сергеевнага тапшырды.
«Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале белән «Оргсинтез» Казан гавами акционер җәмгыте генераль директоры урынбасары Гайфетдин Шәйхиев бүләкләнде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын «ТАИФ» ГАҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гүзәлия Сафина алды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинның һәм хезмәт ветераны Дамир Зариповның тырыш хезмәте билгеләп үтелде.
Шулай ук кайбер татарстанлылар фәндә, мәдәнияттә, медицинада, җитештерү һәм остазлык эшчәнлегендә ирешкән казанышлары өчен мактаулы исемнәргә лаек булдылар.