Татарстан Республикасы һәм "УГМК-Холдинг" ҖЧҖ килешү имзалады

28.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы һәм "УГМК-Холдинг" ҖЧҖ хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Чара «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы кысаларында узды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын куйдылар. 

Килешүне имзалау алдыннан Андрей Козицын «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында чыгыш ясады. 

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләгәнчә, компания күп санлы продукцияне турыдан тәкъдим итә. Козицын сүзләренчә, иң мөһиме - логистика мәсьәләсен хәл итү. 

Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ», «Татнефть», «Нижнекамскнефтехим» компанияләренә, Татарстан энергокомплексы компанияләренә Урал компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бирегә китерелүче продукция күләме зур булса, Россия тимер юллары белән тарифлар буенча килешеп була. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин сүзләренчә, Татарстан фәнни учреждениеләренең хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәре бар. 

УГМК составына Россия һәм чит илләрдәге 40 лап предприятие керә. Ул илдә иң эре бакыр, цинк, күмер һәм асылташлар җитештерүчеләрнең берсе. Холдинг предприятиеләре шулай ук кургаш, селен, теллур, тимер, никель купоросы җитештерә. 


"Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча