Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

28.08.2017

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең алга таба үсеше, бары төп куәт күләме арткан очракта гына мөмкин.  Шуңа бәйле рәвештә "ТАИФ" ярдәме белән "Түбән Кама нефть химиясе" булган производстволарны киңәйтү һәм яңаларны төзүне күздә тотучы стратегик үсеш программасын гамәлгә ашыра. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында "Түбән Кама нефть химиясе" генераль директоры Азат Бикмурзин хәбәр итте. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. 

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ үсеше программасының төп проекты - елына  1,2 млн. тонна этилен җитештерүче яңа олефин комплексын булдыру. Петербург икътисадый форумында (2017 елның 2 июне) Линде компаниясе белән проектның беренче өлешен гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды - елына 600 мең тонна этилен җитештерүче комплексны төзү. Икенче өлеше турында да сөйләшү булды, ул да шундый ук куәтле комплекс булдыруны күзаллый. 

Стратегиядә яңа куәтләр булдыру гына түгел, ә төп юнәлешләрне үстерү турында да сүз бара. Биредә синтетик каучуклар аерым урында тора, алар дәвамлы килешүләр буенча шина заводларына сатыла: Континенталь (Continental), Бриджстоун (Bridgestone), Пирелли (Pirelli), Мишлен (Michelin) и Гудьир (Goodyear). 

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ производствосында иң зур өлешне изопрен каучугы ала - елына 270 мең тонна. Чит илләр базарында аның өлеше 2016 елда 47 процент тәшкил итте. Планда - еллык җитештерү күләмен 420 мең тоннага җиткерү. 

Галобутил каучук һәм бутил каучук буенча производствоны бүгенге 200 мең тоннадан 2021  елга елына 220 мең тоннага җиткерү планлаштырыла. 

Шулай ук утырышта 6-8 сентябрь көнне Казан ярминкәсе мәйданында нефть-газ химиясе форумы үткәрелү турында хәбәр ителде. Форум "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ 50 еллыгына багышланган була. Форум кысаларында 4 тармак күргәзмәсе, 9 конференция һәм 5 түгәрәк өстәл үткәреләчәк. Россиянең 45 шәһәреннән һәм 7 илдән 212 предприятие катнашачак. 


"Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча