Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов генераль директоры Андей Козицын җитәкчелегендәге Урал тау-металлургия компаниясе делегациясе белән очрашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы белән Урал тау-металлургия компаниясе арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Компания вәкилләре Татарстанга җавап визиты белән килделәр. "Иннопром - 2017" халыкара сәнәгать ярминкәсе кысаларында Татарстан делегациясе берничә металлургия компаниясендәш булды һәм Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән очрашкан иде.