Быел көз мәктәпкә 15,5 млн. укучы бара, бу узган елдагыдан бер миллионга диярлек артык. Беренче сыйныфка 1,8 млн. бала бара. Бу хакта бүген мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге турындагы мәсьәләгә багышланган киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә аша катнашты.
РФ Премьер-министры хәбәр иткәнчә, бүген илебездә 94 мең мәгариф учреждениесе исәпләнә, шулардан 42 меңе - мәктәпләр. Беренче сентябрьгә 76 яңа мәктәп ачу, ә ел ахырына кадәр тагын 94 мәктәп ачу планлаштырыла. "Анда 100 мең кеше укый алачак. Динамик яхшы. Ике елда төзелгән кадәр, без беркайчан да аның хәтле мәктәп төзегән юк. Һәм сүз яңа буын мәктәпләре турында, аларда алдынгы методикалар, укыту технологияләре кулланыла, шул исәптән ИТ-технологияләр дә", - диде Дмитрий Медведев.
Россия Хөкүмәте Рәисе сүзләренчә, яңа булмаган мәктәпләр турында да онытырга кирәк түгел. "Күбесенә агымдагы ремонт ремонт кына түгел, ә капиталь ремонт та кирәк. Һәм шундый эш алып барыла. 2009 елдан бирле авария хәлендәге мәктәпләр саны дүрт кат кимеде", - диде РФ Премьер-министры.
Дмитрий Медведев сүзләренчә, мәктәпләр халәте - регионнар башлыкларының шәхси җаваплылыгы. "Сез мәктәпләрдә тиешле шартлар булдыруны тикшерергә тиеш - җайлылык ягыннан да, куркынычсызлык ягыннан да, санитар һәм янгынга каршы тору нормаларын үтәү буенча да. Мәктәпләр тулысынча тәэмин ителгән булырга тиеш", - диде РФ Премьер-министры.