Рөстәм Миңнеханов Ethereum проектына нигез салучы Виталик Бутерин белән очрашты

28.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ethereum проектына нигез салучы Виталик Бутерин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.  

Яклар кайбер юнәлешләр буенча ихтимал хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Искәртәбез, Виталик Бутерин Казанга «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясендә катнашу өчен килгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.