Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты

26.08.2017

Бүген Иркутскка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты. 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Сергей Левченко Рөстәм Миңнехановка 2017 елның  11-12 августында Иркутск өлкәсе делегациясенең Татарстанга визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең объектлар  белән танышудан үзебезгә күп нәрсәләр алдык. Бу сәнәгать тә, социаль өлкә дә һәм инфраструктур хәл ителешләр дә», - диде губернатор. 

Сергей Левченко билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан делегациясе Иркутск авиация заводына барачак, анда МС-21 очкычы җитештерелә башлаган. «9 очыш ясалды инде, төрле сынаулар дәвам итә. Безнең 2019 елда серияле җитештерүгә ирешербез дигән өметебез бар. Сез дә бу процесста актив катнашасыз», - диде ул.   

Иркутск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында уртак нәрсәләр күп, диде губернатор, төрле багланышларыбыз бар, хезмәттәшлек өчен җитәрлек тармаклар бар. Перспектив юнәлешләр арасында Сергей Левченко кластер үсеше, сәнәгать инфраструктурасы булдыру, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, туризм һәм мәдәният өлкәләрендә тәҗрибә алмашуны атады. 

Рөстәм Миңнеханов Сергей Левченкога кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Иркутск өлкәсенең төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен җитди потенциалы бар. Быел хезмәттәшлек турында килешү имзаланды һәм аны гамәлгә ашыру буенча юл картасы эшләнде.   

Төбәкләр арасында товар әйләнешенең гомуми күләме 4,5 млрд. сум, әмма,  Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге күрсәткечне арттырыр өчен мөмкинлекләр күп әле. Ул үзара бизнес-делегацияләр алмашу тәкъдимен кертте. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстан һәм Иркутск өлкәсе предприятиеләре арасында авиатөзелеш өлкәсендә җитештерү кооперациясен үстерү зур әһәмияткә ия. «МС-21 – авиация базарының барлык таләпләренә дә туры килерлек, хәзерге заманның югары класслы очкычы. Безнең предприятиеләр арасында масштаблы проект кысаларындагы кооперация бу тармактагы багланышларны ныгытырга ярдәм итәчәк», - диде ул.  

Рөстәм Миңнеханов шәһәр тирәлеген үстерү өлешендә өлкә җитәкчелеге эшен югары бәяләде: «Бүген иртән без 130 кварталда булдык һәм бик зур хисләр кичердек. Без дә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, тарихи-мәдәни мирасны саклап калу белән актив шөгыльләнәбез. Зур проектларыбыз бар. 7 ел эчендә ике эре объектыбыз ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, болар – Болгар тарихи-археология комплексы, Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре. Моннан тыш, парклар һәм скверлар кору, йорт яннары территорияләрен төзекләндерү программалары гамәлгә ашырыла». 

Рөстәм Миңнеханов Сергей Левченкога җирле татарларга күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде.  

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов шулай ук авиация сәнәгате өлкәсендәге хезмәттәшлек темасына кагылды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.