Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Иркутск бистәсе» тарихи корылмалар зонасында булды. Аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко озата йөрде.
«Иркутск бистәсе» (130-й квартал) – тарихи комплекс, аңа шәһәрнең берничә дистә архитектура һәм тарих ядкяре керә. Кварталны 2010 елда торгыза башлаганнар. Аңарчы халыкны тузган тораклардан күчергәннәр. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төзелеш эшләрен башлаганчы монда 400дән артык кеше яшәгән, 72 бина булган, шуларның 90%ы тузган хәлдә булган.
Бүген башкала үзәгендәге иске бараклар урынында тарихи утарлары булган төзекләндерелгән территория, музейлар, рестораннар һәм үсеш алган инфраструктура. 7 ел эчендә «Иркутск бистәсе»ндә 67 объект торгызылган һәм яңадан төзелгән, шул исәптән 17 мәдәни мирас объекты һәм иске сызымнар буенча торгызылган 16 тарихи йорт. Моннан тыш, бистә территориясендә кунакханәләр, кафелар, сәнгать галереяләре, мәдәни үзәкләр төзелгән, скверлар ясалган, җәяүлеләр урамы һәм велосипед юллары булдырылган. Тарихи комплекста булу туристлар программасына кертелгән. Былтыр монда 1,15 млн. кеше булып киткән.
«Иркутск кварталлары» ҖЧҖ директоры Сергей Маяренков хәбәр иткәнчә, проектка инвестицияләрнең күләме 6,7 млрд. сум тәшкил иткән, шуларның 6 млрд. сумы – хосусый акчалар. Ел саен бизнес-сегмент 130 нчы кварталга төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым рәвешендә 1 млрд. сум акча кертә.
Экскурсия барышында Рөстәм Миңнеханов агачтан корылган ядкярләрне карады, шулар арасында «Черных утары», «Готлибов керем йорты», «Курносов утары» һәм башкалар. Хәзерге заман арт-сәнгать музеенда Татарстан Республикасы Президентына шәһәр үзәгендә корылучы «Иркутск кварталлары» дигән тагын бер зур масштаблы проект тәкъдир иттеләр. Монда 73 гектар мәйдан яңартылачак.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстанның да тарихи, мәдәни һәм рухи ядкярләрне торгызу, мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендә шактый гына тәҗрибәсе бар. Бүгенгә республика территориясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән 3 объект бар – Казан Кремле, Болгар тарихи-археология комплексы, Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре. Казанда архитектура ядкярләрен торгызу һәм Зеленодольск шәһәрендә тарихи кварталларны төзекләндерү эшләре алып барыла.
Татарстан Президенты архитектура ядкярләрен торгызу өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча якын киләчәктә Татарстан һәм Иркутск белгечләре катнашында семинар уздырырга тәкъдим итте.