Рөстәм Миңнеханов Казахстанның татар җәмгыятенә казах шагыйре Арип Танирбергеновның кулъязмасы күчермәсен тапшырды

25.08.2017

Бүген Алматы өлкәсе Талдыкорган шәһәренең Телләр сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алматы өлкәсе татар этно-мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды. 

Очрашуда Казахстан Республикасының Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов, Казахстан Татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе рәисе Тәүфыйкъ Кәримов, «Туган тел» өлкә татар үзәге идарәсе әгъзасы, «Шымыр» ТИБ җитәкчесе Руслан Вәлишанов, Алматы өлкәсенең «Бiрлiк» яшьләр ассоциациясе әгъзасы Венера Борнашева һәм башкалар катнашты.

«Без монда килүебезгә бик шатбыз. Бу якларның никадәр матураюын без күрәбез. Мин монда җитәкченең бу якларны үстерүгә никадәр көч куйганын күрдем», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. Татарстан Президенты Казахстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Президент Нурсолтан Абиш улы Назарбаевка җирле татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудырганга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Казахстанның Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталовка һәм аның командасына татар активы белән очрашу оештырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тәүфыйкъ Кәримов Казахстан Татарлары һәм башкортлары конгрессы исеменнән Алматы җитәкчелегенә очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде,   шулай ук 2017 елның июлендә Татарстан Республикасы Президентының Костанайда татар активы белән очрашуда яңгыраган мәсьәләләрнең хәл ителеше турында нотык сөйләде. Ул тагын Алматы-Астана-Казан тимер юл маршруты җибәрү турындагы фикерне Казахстан җитәкчелеге хуплавын да әйтеп узды. «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы җитәкчелеге адресына Астана шәһәрендә хәбәрчеләр пункты булдыру тәкъдимен тапшырды. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады.   

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Казахстанның татар җәмгыятенә казах шагыйре Арип Танирбергеновның «Айтыс Биржан Сал һәм Акын Сары» кулъязмасы күчермәсен тапшырды. Элегрәк Татарстан Республикасы адресына, бу күчермәне сорап, татар җәмгыяте мөрәҗәгать иткән иде.     

Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы татар иҗтимагый оешмасының зур эшләр башкаруын билгеләп үтте. «Сез хөрмәткә лаеклы бик зур эш башкарасыз. Татарлар инициативасы булмаса, бернәрсә дә булмас иде», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында. Ул татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен БДБ юл салучылары хөкүмәтара советының мактаулы әгъзасы Шамиль Бәкбулатовка һәм «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хәйрулла Ибраһимовка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте