Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Алмата өлкәсенә ике көнлек эш сәфәренә килде. Талдыкорган шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Алмата өлкәсе акимы Амандык Баталов һәм Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасев каршы алды.
АЛмата өлкәсе Акиматында иртәгә Рөстәм Миңнехановның Амандык Баталов белән очрашуы көтелә. Татарстан Президенты белән килгән республика делегациясендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Талия Миңнуллина, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов, Татарстан халыкара инвестицион компаниясе генераль директоры Мурад Яндиев һәм башкалар бар.
Иртәгә Рөстәм Миңнеханов шулай ук Алмата өлкәсендәге татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты "Хоргос" чиктән хезмәттәшлек халыкара үзәге проекты презентациясен карарга һәм Алмата өлкәсенең Панфилов районындагы "Хоргос" үзәге объектларына барырга җыена.