Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узда, республика ягыннан анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, "Казан Экспо" ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, "Ворлдскиллс Россия" һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Дэвид Хоуи Казанда 2019 елгы һөнәри осталык бөенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча алга таба адымнар һәм хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, чемпионатка әзерлек эшче профессияләргә һәм эшче кадрларны әзерләүгә яңа күзлектән карарга мөмкинлек бирде.