Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районы басуларында урып-җыюның барышы белән танышты.
Ул Тәтеш районы басулары өстеннән очып узды, «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖдә, «Новая Заря» ҖЧҖдә, «Содружество» ҖЧҖдә, «Колос» агрофирмасында бөртеклеләрне җыю темпларын бәяләде.
Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тәтеш мунициципаль районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов һәм башкалар озата йөрде.
Күпьеллык үләннәр басуында («Колос» агрофирмасы) Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, Тәтеш мунициципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Шунда ук районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре игелүче яңа продукция үрнәкләрен күрсәттеләр, болар – бөртеклеләр һәм яшелчә культуралары, шул исәптән бәрәңге һәм шикәр чөгендере. Мәгълүмат стендларында районның агросәнәгать секторының төп күрсәткечләре турында белешмәләр дә тәкъдим ителгән иде.
Рөстәм Миңнеханов комбайнчылар Валерий Матвеевка һәм Альберт Шәйдуллинга 2 000 тонна иген суктырган өчен премия дә тапшырды – алар район ярышында җиңүчеләр.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук искәрткәнчә, республикада иң яхшы комбайнчыга конкурс уздырыла. Моның өчен 100 меңәр сумлык 200 грант билгеләнгән.
Тәтеш мунициципаль районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов район басуларындагы хәлләр турында мәгълүмат бирде.
Үз чиратында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, Тәтеш районында эшләр әйбәт оештырылган, иртәгә алар, йөз мең тонна җыеп алып, урып-җыюның яртысын узачаклар.
Моннан тыш, район башлыгы Рәмис Сәфиуллов, 1 нче урта мәктәп ремонты өчен өстәмә акчалар сорап, Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов үтенечне хуплады һәм тиешле күрсәтмәләр бирде.
Азакта Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы игенчеләренә кояшлы-матур көннәр һәм хезмәт дәрте теләде.