Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасы турында: Ышанам ки, Россия автомотоспортның якты тарихында сез җанатарларыгызга уңай хисләр бүләк итүне дәвам итәчәксез

23.08.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ефәк юл" раллиенда җиңгән «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты.

Чара Казан Кремлендә Губернатор сараенда узды.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер»ны раллида җиңүләре белән котлады һәм аларның төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын аеруча ассызыклады. «КАМАЗ-Мастер» - дүрт кат "Дакар" супермарафонында җиңүчеләр, биш кат "Ефәк юл" халыкара раллиенда җиңүчеләр һәм дүрт кат "Афирика Эко рейс" марафонында җиңүчеләр.

«Спорт сезонын уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм сезне, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез янә иң яхшы команда, автоспорт мастерлары булуыгызны исбатладыгыз. Сез ышаныч, тизлек, профессиональлекне һәм һөнәргә тугрылыкны символлаштырасыз. Узган сезон уңышы Владимир Чагин җитәкчелегендәге команданың акыллы һәм бердәм эше һәм 2012 елдан яңаруга сайланган юнәлешне гамәлгәш ашыру нәтиҗәсе ул».

Аерым Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ җитәкчелеген һәм генераль директоры Сергей Когогинга рәхмәт белдерде.

 Ышанам ки, Россия автомотоспортның якты тарихында сез җанатарларыгызга уңай хисләр бүләк итүне дәвам итәчәксез, диде Рөстәм Миңнеханов, сезнең һәр җиңүегез Россиягә, Татарстанга, "КАМАЗ"га кирәк.

Татарстан Президенты «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Барлыгы 18 бүләк тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.