Бүген Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында (ЭЭМ) “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Быел юбилей елы булды – беренче тапкыр конкурс Татарстан ЭЭМ инициативасы белән 2007 елда уздырылган иде.
Җиңүчеләрне котлауда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Алексей Песошин җиңүчеләрне котлап, “Закон территориясе” конкурсы узган елларда үзенең актуаль булуын күрсәтте, ул популярлаша бара, анда катнашучыларның саны арта, дип билгеләде.
“Закон территориясе” конкурсы республикада 2007 елдан уздырыла. Аның инициаторы Татарстан ЭЭМ. Конкурсның максаты – җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә өлеш кертүче муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие һәм оешмалар, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гражданнарны стимуллаштыру.
10 ел дәвамында конкурс Россиядә бердәнбер булып кала бирә. Гадәттәгечә ул 2 этапта 7 номинация буенча уздырыла.
2017 елда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән конкурста катнашучыларның саны 187 булган, шулардан 35е иң яхшы дип танылган. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны жюри күп критерийлар буенча сайлап алган.
Конкурста катнашучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу өчен конкурс комиссиясе оештырылган, аңа ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР буенча ЭЭМ полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров һәм башкалар кергән.