Дөньяда иң зурлардан саналган «EF English First» шәхси белем бирү компаниясе Татарстанның инглиз теле мөгаллимнәрен чит илдә укытуны оештырырга тәкъдим итә. Бүген компания вәкилләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында хезмәттәшлек преспективалары хакында фикер алышынды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашты.
«EF English First» компаниясенең корпоратив сатулар буенча директоры Йохан Нордстремның сүзләренә караганда, компаниянең бөтен дөньяда 75 офисы һәм 400 мәктәбе бар, аларда 25 мең укытучы эшли. «EF English First» Пекиндагы Олимпиадага волонтерларны инглиз теленә өйрәткән, хәзер шул ук эшне футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Бразилиядә үткәрә.
Россиядә «EF English First» компаниясенең 35 мәктәбе, 1100 хезмәткәре һәм мөгаллиме бар, компания Россия тимер юллары, “Саклык банкы”, “Аэрофлот” белән хезмәттәшлек итә, 70 мең волонтерны Сочида узачак Олимпиада уңаеннан инглиз теленә өйрәтә. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, «EF English First» Татарстанда да үзенең офисын һәм берничә мәктәбен ачуга карата кызыксыну белдерә.
Инглиз теле мөгаллимнәрен чит илдә укыту бүген ТР Хөкүмәте йортындагы очрашу барышында компания вәкилләре тарафыннан тәкъдим ителгән проектларның берсе булды. Мондый курсларны тәмамлаганнан соң укытучылар белем бирүнең халыкара стандартларына җавап бирүче сертификат ала.
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, республикада 3 меңгә якын инглиз теле мөгаллимен укыту күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады. Татарстан Президенты фикеренчә, укытучылар бөтен мәгариф системасының нигезе булып тора, шунлыктан «EF English First» компаниясе белән хезмәттәшлекне нәкъ менә укытучыларга белем бирү программасыннан башлап җибәрергә кирәк. “Алларына тиешле таләпләр куеп, без үз мөгаллимнәребезне укытырга тиеш”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына проектны гамәлгә ашыруга керешергә күрсәтмә бирде.