Рөстәм Миңнеханов: “Социаль ипотека буенча сафка бастырылган йортлардагы фатирлар буш торырга тиеш түгел”

13.08.2011

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәне ачып, республика башлыгы социаль ипотека программасының максаты – мохтаҗларның торак шартларын яхшырту, дип билгеләп үтте. Социаль ипотека буенча сафка бастырылган йортлардагы фатирлар буш торырга тиеш түгел. Социаль ипотека программасы өчен мәйданчыклар буенча муниципалитет башлыклары җаваплы. Президент шулай ук классик ипотеканың да үсеш кичерергә тиешлеген ассызыклады. Эшкуарларга ярдәм күрсәтергә кирәк.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин 12 августка Татарстанда 1 миллион 424 мең квадрат метр торак сафка бастырылуы хакында хәбәр итте, бу еллык биремнең 60 процентын тәшкил итә. 9 муниципаль берәмлек торак файдалануга тапшыру буенча еллык биремне үтәгән. Августта ким дигәндә 250 мең квадрат метр торак сафка бастыру бурычы тора.
“Ел ахырына кадәр 1 миллион квадрат метрга якын торак сафка бастырырга кирәк, әмма бу иң кыены булачак, чөнки төп күләм (70 процент) инвестицион һәм азкатлы торак өлешенә туры килә”, - дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин.
12 августка социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 340,9 мең квадрат метр тәшкил иткән 6019 фатирлы 124 йорт файдалануга тапшырылган. Агросәнәгать комплексы буенча төзелгән йортларны да исәпкә алып, 6248 фатирлы 363,6 мең квадрат метр торак сафка бастырылган.
Август аенда 5 муниципаль берәмлектә социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 49897 квадрат метр тәшкил иткән 731 фатирлы 10 торак йорт файдалануга тапшыру планлаштырыла.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы