ТР Премьер-министры Түбән Камада “Ярыш” спорт комплексын ачу тантанасында катнашты

12.08.2011

Бүген Түбән Камада тантаналы төстә “Ярыш” күп функцияле спорт комплексы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
“Ярыш” спорт залы барлык таләпләргә дә җавап бирә. Биредә бергә-бер көрәш (армспорт, грек-рим, көнчыгыш көрәшләре) буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук чаңгычылар шөгыльләнер дип көтелә. Планда 60 укыту-күнегүләр үткәрү төркеме ачу каралган. “Ярыш”та физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә спорт белән шөгыльләнә алсын өчен барлык шартлар тудырылган.
Комплексны ачу тантанасында Илдар Халиков республика җитәкчелеге исеменнән “Ярыш” коллективына спорт кирәк-яраклары комплекты тапшырды. Үз чыгышында ул барлык түбәнкамалыларны яңа спорт комплексы ачылу белән котлап, моның истәлекле вакыйга булуын һәм комплексның Кытайда Бөтендөнья җәйге универсиадасы башланган көнне үз ишекләрен ачуы символик мәгънәгә ия дип белдерде.
“Бу залда 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың булачак катнашучылары һәм призерлары шөгыльләнер дип ышанабыз”, - диде Премьер-министр.
Бүген шулай ук “Ярыш” комплексы ачылу һәм Физкультурачылар көне уңаеннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм Түбән Кама мэры исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ачылыш тантанасы төгәлләнүгә үк яңа комплекста грек-рим һәм ирекле көрәш буенча тәүге турнирлар старт алды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы