Рөстәм Миңнеханов: Успенье соборын һәм Свияжск утрау-шәһәре монастырен ЮНЕСКО исемлегенә кертү православие изге урыннарының бөтендөнья кыйммәтен раслый

21.08.2017

Без Татарстанның уникаль тарихи объектларының киләчәктә сакланышы өчен ЮНЕСКО алдындагы гаять зур җаваплылыгыбызны аңлыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Успенье соборын һәм Свияжск утрау-шәһәре монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү уңаеннан уздырылган тантанада хәбәр итте.

Чара Казанда «Пирамида» КСКда узды. Тантанада ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.  

«2017 елның тугызынчы июлендә Польшаның Краков шәһәрендә Татарстан һәм Россия өчен тарихи вакыйга булды. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 41 нче сессиясе карары белән Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Бу Успенье соборының һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыреның гаять зур тарихи кыйммәте булуны раслый, аларны саклап калырга кирәк. Без Болгар белән Свияжск бөтендөнья дәрәҗәсендә танылсын өчен озак юл уздык. Без Татарстан территориясендә Бөтендөнья мирасының өч объекты булуы белән горурланыбыз, болар – Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура комплексы, Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре».

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, мондый нәтиҗәгә ирешү Россия Президенты Владимир Путинның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең бик зур ярдәме аркасында мөмкин булды. Ул комплекслы проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединскийга, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофановага һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзега аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

«Һичшиксез, бу казанышларга ирешүдә без беренче чиратта Татарстанның Беренче Президенты, "Яңарыш" республика фонды Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевның зур хезмәте куелганлыгын аңлыйбыз. Аның җитәкчелегендә Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу һәм аларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча системалы максатчан эш башкарылды», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Болгар һәм Свияжскны торгызу бөтен республиканы берләштерде, диде Рөстәм Миңнеханов. Уртак эшкә предприятиеләр һәм оешмалар үзләреннән финанс һәм хезмәт өлеше кертте, татарстанлылар, милләтләренә һәм диннәренә, ничә яшьтә булуларына карамастан, шәхси акчаларын күчерделәр, һәйкәлләрне торгызуда муниципаль берәмлекләр дә актив катнашты. Татарстан Республикасы Президенты республиканың барлык кешеләренә дә рәхмәт белдерде.   

«Болгар белән Свияжскны ЮНЕСКОның мәртәбәле исемлегенә кертү –  археология, шәһәр төзелеше, архитектура, мәдәни мирасны саклау, һәйкәлләрне реставрацияләү һәм консервацияләү буенча Татарстан, Россия һәм халыкара белгечләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе. Без Татарстанның уникаль тарихи объектларының киләчәктә сакланышы өчен ЮНЕСКО алдындагы гаять зур җаваплылыгыбызны аңлыйбыз, ЮНЕСКО билгеләгән кагыйдәләрне үтәячәкбез дип сүз бирәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ирина Бокова үз чиратында билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе белән бергә Татарстан Республикасы ЮНЕСКОның дини мәдәни мирасын саклау  инициативасын үстерүдә актив катнаша.

«Бүген минем өчен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Успенье соборын һәм Свияжск монастырен кертү турында сертификат тапшыру тантанасында сезнең белән бергә катнашу олы шатлык, Татарстан өчен дә, Россия өчен дә, шулай ук ЮНЕСКО күзлегеннән караганда бөтен кешелек өчен дә зур әһәмияткә ия. Сүз толерантлык турында бара, һәм беренче чиратта дини толерантнлык, культуралар арасындагы диалог турында», - диде ЮНЕСКО Генераль директоры.

Аннары Рөстәм Миңнехановка Ирина Бокова ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Успенье соборын һәм Свияжск монастырен кертү турында сертификат тапшырды.  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, Ирина Бокова  Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга керткән өлеше өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

«Бөтендөнья картасында тагын бер бөтендөнья танылуына ирешкән Россия тарихи-мәдәни һәйкәле барлыкка килде – Успенье соборы, Свияжск утрау-шәһәренең XVI-XIX гасырлар православие монастыре комплексы», - диде Минтимер Шәймиев чыгышында.

Шулай ук бүген тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе  Минтимер Шәймиевка ЮНЕСКОның культуралар арасындагы диалогны ныгыту буенча Махсус илчесе мактаулы исеме бирелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.