Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Казанда заманча Халыкара укыту-методика үзәге булачак

12.08.2011

Бүген “Казан” халыкара аэропортында Мәскәүдән килеп төшкән Россия монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары – статс-секретарь Андрей Цариковский белән матбугат конференциясе булды (башта ул ТР Хөкүмәте йортында планлаштырылган иде). Мәскәү кунагының Татарстан башкаласына килүе РФ Премьер-министры Владимир Путинның 28 июльдә имзалаган күрсәтмәсе нигезендә Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең Халыкара укыту-методика үзәге булдыру хәстәре белән бәйле булуы ачыкланды.

Аерым алганда, А.Цариковский сүзләренчә, Татарстан башкаласында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Халыкара укыту-методик үзәген ачу әлеге хезмәт белән Татарстан Хөкүмәтенең уртак проекты булып тора. Хәзерге вакытта Оренбург тракты, 24 адресы буенча урнашкан 4 катлы бинада ремонт эшләре башланган, ул киләсе елның апреленда, соңгы чиктә 1 сентябрьдә монополиягә каршы законнарны җентекләп өйрәнүчеләр өчен ишекләрен ачарга тиеш. Проект РФ һәм ТР бюджетлары хисабына гамәлгә ашырыла, аның гомуми суммасы – 100-150 млн. сум тирәсе.


Кунакханәсе дә булган ул иң заманча үзәктә Россия монополиягә каршы хезмәт белгечләре генә түгел, БДБ илләреннән дә, шулай ук Татарстан дәүләт хакимияте, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары буенча сатып алу белән шөгыльләнүчеләр, бизнес, реклама өлкәсендә эшләүчеләр дә белем эстәячәк. Үзәкнең берьюлы 320гә кадәр кешене укыту мөмкинлеге була, чөнки бердәм тәҗрибә, компетентлы белгечләр тарафыннан чыгарылган әсбаплар кирәк, укытучы-белгечләр исә Россия һәм Татарстан югары уку йортларыннан, БДБ илләреннән, шулай ук Европадан да җәлеп итү күздә тотыла. Үзәк коммерциягә нигезләнмәгән автоном булганга, белем бирү түләүсез дә, шулай ук түләүле дә булачак, дип аңлатты Андрей Цариковский. “Гомумән, Россия Федерациясе күләмендә беренче ачылачак шушы Халыкара укыту-методика үзәген алга таба югары уку йорты итеп күтәрү турында сүз бара. Татарстан белән уртак проект гамәлгә ашырганыбыз бар, бик уңышлы чыккан иде, монысы да әйбәт чыгасына һичнинди шигем юк”, - диде ул.

Россия монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары искәрткәнчә, моннан 2 ел элек БРИК илләренең (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай) I конференциясе Татарстан белән берлектә үткәрелеп, ул хәзер гомумдәүләт киңлегенә чыкты, даими үткәрелә торганга әйләнде һәм II конференциясе быел сентябрьда Пекинда уздырылачак, Татарстан белән уртак проектның монысы да халыкара югарылыгындагы вакыйга булачак. “Халыкара үзәк ачылуын Россия, Татарстан белән берлектә Украина, Беларусь, Молдова, Казакъстан һәм башка илләр көтә. Шушы илләрнең вәкилләре үзәк ачылышы тантанасында катнашачак. Үзәктә I халыкара семинар исә Венгрия коллегаларыбыз белән берлектә оештырачакбыз”, - дип игълан итте А.Цариковский.

Журналистлар белән очрашудан соң Халыкара укыту-методика үзәге бинасына ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов белән киңәшмәгә барачагын белдереп, Татарстанга таянырга була, хезмәт сәфәремнең уңышлы чыгасына зур өметләр баглыйм, диде.


ТР Президенты матбугат хезмәте