Германия компаниясе Татарстанга халыкара мәйданда PR-хезмәтләр тәкъдим итә
11.08.2011Германиянең «Avantgarde» коммуникация төркеме Татарстанның чит илләрдә танылуын һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга тәкъдим итә. Бүген ТР Хөкүмәте йортында компания җитәкчелегенең республика Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуы вакытында хезмәттәшлекнең ихтимал перспективалары хакында фикер алыштылар.
Очрашуда делегация әгъзалары хәбәр иткәнчә, «Avantgarde» төркеме ил һәм компанияләрне халыкара мәйданга чыгару, бизнес-мохиттә аларны таныту белән шөгыльләнә. Компания клиентлары арасында Оман солтанаты, Дубай әмирлеге, башка илләр бар.
“Хәзерге вакытта бездә чит ил партнерларына тәкъдим итәрлек әйберләр шактый, - дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы. – Моңа үсеш кичерүче икътисад, чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек итүче заманча предприятиеләр, зур масштаблы спорт вакыйгалары керә”.
ТР Премьер-министрының сүзләренә караганда, республиканың бүгенге көндә гамәлгә ашырыла торган Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу проектлары, шулай ук Татарстан спорт командаларының халыкара мәйдандагы уңышлары белән бәйле киң колачлы туристлык потенциалы бар. “Без әлегә Казанга футбол буенча Чемпионнар лигасы матчларына күпме кеше киләчәгеннән канәгать түгел”, - дип белдерде И.Халиков.
Илдар Халиков «Avantgarde» компаниясе вәкилләренә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов белән бергә хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен җентекләп тикшерергә тәкъдим итте.