Бүген Мөслим авылында«Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында республика муниципаль берәмлекләре башлыкларына мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләренең автопаркын яңарту өчен 45 «Лада Ларгус» автомобиле һәм 14 «Форд» микроавтобусы ачкычларын тапшырды.
Авыл кешеләрен һәм кунакларны сәламләп, Татарстан Президенты Мөслим районындагы күркәм үзгәрешләрне билгеләп үтте.
«Район башлыгы, аның командасы инициативасы, мөслимлеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә без бик зур үзгәрешләр булганын күрәбез. Көнкүреш, уңайлылык, дизайнер хәл ителешләре безнең шәһәрләрдән калышмый», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан балалары иң яхшы белем алырга тиеш. «Иң мөһиме – белем. Бары тик безнең балалар сыйфатлы белем алса гына, район һәм тулаем алганда республика конкуренциягә сәләтле булачак. Монда мәгарифкә, мәктәпләрнең, ресурс үзәкләренең торышы, бизнес һәм инвесторларның мәгариф өлкәсе белән багланышлары, кадрлар әзерләү һәм аларны яңа һөнәргә өйрәтү мәсьәләләренә, спортка, гореф-гадәтләргә, телгә никадәр игътибар бирелгәнне күрәбез. Болар бар да яхшы үрнәк булып тора, – дип белдерде Татарстан Президенты. – Ел саен без мәктәп укучыларына спорт һәм мәгариф чараларына, олимпиадаларга йөрү өчен автобуслар һәм автомобильләр тапшырабыз».
Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына укытучылар өчен ноутбукларга сертификатлар да бирде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, республика педагоглары 17,5 мең ноутбук алган инде, тагын 11 меңне тапшырасы калган.
Моңарчы Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге проектларның заманча күргәзмәсен карады, декоратив эшләнмәләр ярминкәсендә булды.