Татарстан Президенты Мөслимдә капиталь ремонт ясалган мәгариф учреждениеләрендә булды

15.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим мунициципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты –  «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларындагы чараларда катнашу. 

Пленар утырышы башланганчы Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә берничә мәгариф оешмасында булды. Эш программасындагы беренче пункт – Мәктәптән тыш тәрбия үзәгенә визит. Бүгенгә монда 130дан артык яшүсмер шөгыльләнә. Балалар белән 11 укытучы эшли. Үзәкнең өстенлекле юнәлеше – техник иҗатны үстерү.   

Үзәк 1976 елда төзелгән бинада урнашкан. Быел бинага капиталь ремонт ясалган. Татарстан Республикасы Президенты торгызу эшләренең нәтиҗәләре белән танышты. Рөстәм Миңнеханов инженер цехын, экология бүлмәсен карап чыкты, балалар хәрәкәтләре штабында катнашучылар белән сөйләшеп торды.   

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Сарман аграр колледжының җирле филиалында булды. Быел ресурс үзәге шулай ук ремонтланган. Бүген монда укучылар саны 160 кешедән артык. Киләчәктә уку йортын тәмамлаучылар арасында Мөслим,  Азнакай, Минзәлә, Сарман районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре һәм Россиянең башка төбәкләре вәкилләре бар.

Рөстәм Миңнехановка ресур үзәге эше, укучылар белән эшләүдә кулланыла торган заманча методикалар турында сөйләделәр, җайланмаларны һәм авыл хуҗалыгы техникасын күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президенты тренажер залда, авыл хуҗалыгы җайланмалары кабинетында, технология һәм җитештерү практикасы кабинетында булды.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Мөслим лицее эшчәнлеге белән танышты, анда Мөслим районында мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырылучы проектлар тәкъдим ителде, «Яшьлек» универсаль спорт комплексы күрсәтелде, комплексны 30 августта ачарга җыеналар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.