Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Төрекмәнстан проектларын Россия базарына этәрүдә нигез булырга тиеш”

09.08.2011

Татарстанга 3 көнлек визит белән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Назаргулы Шагулыев җитәкчелегендәге делегация килде. Составында “Төремән һава юллары”, “Төрекмән автомобиль юллары” концерны, Диңгез һәм елга транспорты дәүләт хезмәте, Төрекмәнстан автомобиль транспорты, Коммуналь хуҗалык, Оборона министрлыклары җитәкчеләре булган делегация кичә “КАМАЗ”, “Челныводоканал”, “АлАз”, “Түбән Кама шин” җәмгыятьләрендә, “Алабуга” МИЗ да булырга өлгерде. , Бүген Төркмәнстан делегациясе вәкилләрен Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Назаргулы Шагулыев җитәкчелегендәге делегация соңгы тапкыр Татарстанда моннан бер ел элек булып киткән иде. Рөстәм Миңнеханов яңа очрашуга Татарстан ягының бик шат булуын искәртеп, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов адресына Татарстанның барлык проектларына шәхси ярдәме, республикага җылы мөнәсәбәте өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Без тугандаш Төрекмәнстанда барган вакыйгаларны, аның казанышларын кызыксынып күзәтеп барабыз”, -дип ассызыклады Татарстан башлыгы. Агымдагы елның октябрендә әлеге Үзәк Азия республикасы бәйсезлегенең 20 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Рөстәм Миңнеханов бу 20 ел вакыт Төрекмәнстан өчен бик нәтиҗәле булды, республика суверенитеты кысаларында зур уңышларга иреште, халыкара аренада танылу алды, дип саный.
“Бу ике тугандаш республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләмендә иң югары күрсәткечкә 2008 елда ирешелгән – ул 123, 8 млн. доллар тәшкил иткән. Узган ел исә аның күләме 71 млн. доллар гына булган. “Бу саннар берничә тапкырга артыграк булырга тиеш. Моны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр бар”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, хезмәттәшлекне икътисад, инвестицион эшчәнлек, сәнәгатьне модернизацияләү өлкәләрендә җәелдерергә кирәк. Шулай ук Президент бүген ике арада җайга салынган энергетика, машина төзелеше, нефть чыгару, IT-технологияләр, фармокология, азык сәнәгате, мәгариф, мәдәни өлкәләрдәге багланышларны тагын да көчәйтү өчен көчләрне берләштерү зарур, дип саный.
2010 елда Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча ике яклы эшче төркем төзелгән иде. “Вакыт-вакыт эшче төркем эшчәнлеген җанлындырып, перспектив юнәлешләрне барлап торырга кирәк”, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы тыгыз икътисади хезмәттәшлекнең бер юнәлеше “КАМАЗ” ААҖ белән бәйле. ТР башлыгы белдергәнчә, “КАМАЗ” алга таба да Төрекмәнстанны биредә җитештерелгән һәм яхшы эксплуатация хезмәте белән ныгытылган төрле техника белән тәэмин итүдә стратегик партнер булып кала ала.
Безнең энергетикларның да хәзер төп игътибарны Төрекмәнстанга юнәлтә. Быел гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары-Энергетика министры Илшат Фәрдиев җитәкчелегендәге делегациянең Төрекмәнстанга сәфәре дә моны раслый. “Бүген Төрекмәнстан белән уңышлы эшләүче “КАМАЗ”, “Татнефть” кебек эре компанияләр тәҗрибәсе башка компанияләребезгә дә өлге булырга тиеш. Алар да Төрекмәнстанда үзләренә партнерлар таба ала”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Төрекмәнстан бизнесы Татарстанда, Россиядә җиңел сәнәгатьне үстерүгә зур өлеш кертә алыр иде. “Бу аспектны уртак предприятиеләр төзеп җанландырырга кирәк”, - ди ул. Татарстан Президенты ике республиканы бер-берсенә тагын да якынайту өчен туры авиарейслар оештыру ярдәм итәр иде, дип саный.
Бу ике республиканы төбәк башлыкларының спортка мәхәббәте һәм төрекмән Корбан Бердыев җитәкләгән “Рубин” командасы да якынайта. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан спортчыларын Казанда узачак халыкара спорт ярышларында актив катнашырга чакырды.
Төрекмәнстанда бүген 18 меңгә якын татар яши. “Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы төрекмәннәр, Төрекмәнстандагы татарларның телләрен, мәдәниятләрен, диннәрен саклау өчен шартлар тудыруда милли-мәдәни мохтәриятләрнең роле зур булуын ассызыклады.
“Татарстан Россиянең Төрекмәнстан белән багланышларын ныгытуда лидер булып калырга тиеш. Татарастан Россиядә Төрекмәнстан проектларын этәрүдә нигез була ала”, -дип искәртте ТР башлыгы.
Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Назаргулы Шагулыев, үз чиратында, Татарстанның Төрекмәнстан өчен мөһим партнер булуын ассызыклады. Ул Татарстан предприятеләре белән хезмәттәшлекә тукталды. 2006 елдан бирле Төрекмәнстанда “КАМАЗ”ның вәкиллеге, сәүдә-сервис комплесы эшли. Соңгы 4 елда республикадан Төркмәнстанга 4500 дән артык йөк автомобиле җитештерелеп озатылган. Вице-премьер Төрекмәнстанның быел да “КАМАЗ”дан автомобильләрнең зур партиясен сатып алырга ниятләре барлыгын хәбәр итте. Кичә автогигнтта булган очрашуларда шул хакта сүз барган. Ул шулай ук “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”ннан югары тизлекле җиңел судно алырга җыенуларын, иртәгә әлеге предприятиегә сәфәр вакытында бу хакта килешүгә ирешергә ниятләүләрен җиткерде.
Соңыннан делегация җитәкчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны 27 октябрьдә Төрекмәнстанның бәйсезлегенә 20 ел тулуга багышланган чараларда катнашырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Төрекмәнстанның бәйсезлек көненә багышланган чараларда бик теләп катнашачагын белдерде.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы