Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия бию берлеге (Российский танцевальный союз) президенты Станислав Попов белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, Министрлар Кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау, спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Борис Менделевич һ.б. катнашты.
Яклар быел профессионаллар арасында бал биюләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек мәьәләсен караган. Ярышлар 17 декабрьдә Казанда узачак.