Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск һәм Нурлат муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты берничә социаль объектта булачак, республика программаларын гамәлгә ашыруны тикшерәчәк, шулай ук быелгы урып-җыю кампаниясенең төп мәсьәләләре турында сөйләшер өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашачак.
Лениногорскка килгә үк Рөстәм Миңнеханов реконструкцияләнеп беткән Гадел хөкем йортын ачуда катнашты. Тантанада чыгыш ясап, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, гадел хөкем дәүләт иминлегенең төп нигезе булып тора. «Бүген без бу өлкәдә күп мәсьәләләр хәл итәбез. Белгечләр әзерләнә, матди-техник база ныгытыла, федераль һәм җәмәгать судьялары эше өчен шартлар тәэмин ителә. Һәм бүген без бу эшнең яхшы мисалын күрәбез», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Гадел хөкем йорты – дәүләтчелек атрибуты ул. «Бу комплекс бик кирәк иде. Суд гамәлләрен башкару өчен тиешле шартлар булмаганда үсеш, иминлек һәм хокукый дәүләт турында сөйләү катлаулы булыр иде, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Без коллегаларыбыз белән бергә бу юнәлештә районнарда һәм шәһәрләрдә җитди эш алып барабыз».
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов учреждениенең тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Аннары Татарстан Президенты Гадел хөкем йорты бинасын карап чыкты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең Түбән күлен төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты.Эшләр Су саклау зоналары елы кысаларында башкарылган. Татарстан Республикасы Президентын яңа объект элементлары белән таныштырдылар: ике яруслы манзара мәйданчыгы көймәләр һәм катамараннар өчен причал, маяк, балалар өчен һәм спорт мәйданчыклары, төзекләндерелгән пляж.
Шәһәр буйлап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов 1968 елда ачылган Нефть музеенда да булды.