Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швеция Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Петер Эриксон белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Рөстәм Миңнеханов Эриксон әфәндегә Казанга килүе өчен рәхмәт белдерде. «Без мөнәсәбәтләребезне саклап калырга һәм үстерергә тиешбез, - диде ул. – Хәзерге шартларда булган багланышларны саклап калу бик мөһим, шул исәптән эшлеклеләрен дә».
Искәртәбез, Швеция Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Петер Эриксон Казанга эш сәфәре кыла. Кичә, 9 августта, ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очрашты, аңа Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы тәкъдим ителде.