Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

05.08.2011

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районы кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Мөслим, Актаныш һәм Минзәлә районнарына бүгенге сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Аерым алганда, Минзәлә районында Президент берничә кырны карады, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр република башлыгына үзләре үстергән уңышны тәкъдим итте.
Аннан соң Президент Минзәләнең Октябрь урамында 18 фатирлы торак йортны капиталь төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Президент шулай ук Минзәләнең Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен аерым йортлар төзелгән урамында булып, җирле халык белән очрашты.
Республика башлыгын сәфәрдә Премьер-министр урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Президент ярдәмчесе Анатолий Краснов һ.б. озатып йөрде.