Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың көнчыгышына эш сәфәре кысаларында Мөслимдә төзелүче йортлар һәм иген кырлары белән танышты.
Р.Миңнехановны вице-премьер – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Район үзәгендә ТР Президенты яңа микрорайонның Колхоз урамында төзелүче йортларны карады. 12 фатирлы йорт гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелә, бирегә тиздән районның башка авылларыннан ике йортта яшәүчеләр күченеп киләчәк. Янәшәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 15 фатирлы йорт торгызыла. Урамда шулай ук “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында сафка бастырылучы шәхси йортлар да бар. Р.Миңнеханов фикеренчә, барлык яңа йортлар да яхшы җирдә урнашкан, планировкалары уңышлы һәм сыйфатлы итеп төзеләләр.
Мөслим районы авыл хуҗалыгының торышы белән танышу барышында Татарстан Президенты “Чаллы икмәге” ЯАҖ составына керүче “Родные края - Туган як” агрофирмасының ашлык эшкәртү комплексында булды. Биредә республика башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән ашлык кабул итү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов “Родные края - Туган як” агрофирмасының иген кырлары белән танышты. Татарстан Президенты район хуҗалыклары җитәкчеләре белән аралашты, “Чаллы икмәге” компаниясенең продукциясен татып карады, шулай ук Мөслимнең “Агромастер” җитештерү компаниясе” ҖЧҖндә эшләп чыгарылган авыл хуҗалыгы техникасын карады.