Җиде ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда 12 меңнән артык яшүсмер эшкә урнаштырылган

08.08.2017

14-18 яшьтәге балигъ булмаган балаларны эшкә алучылар ирекле эш йөртә алмый, аларга карата билгеле бер таләпләр бар. Алар хакында бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Быел 7 айга якын вакыт эчендә республикада вакытлыча эшкә 14 яшьтән 18 яшькәчә 12 мең 442 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган, бу - планның 61 процентын тәшкил итә. Ел дәвамында барлыгы 20,5 мең балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру планлаштырылган. Эльмира Зарипова укучыларның җәйге каникуллар чорында гына түгел, ә укудан буш вакытларында да эшкә кабул ителүләрен билгеләп узды.

"Эшкә алганда, социаль яклауга аеруча мохтаҗ үсмерләргә өстенлек бирелә”, - дип министр күп балалы, социаль яктан имин булмаган, атасы яки анасы гына тәрбияләгән, эшләмәүче гражданнар гаиләләрендә үсүче, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче ятим балаларга игътибар бирелүен билгеләп узды. “7 ай эчендә шундый 3,8 мең кеше эшкә урнаштырылган, бу барлык үсмерләрнең 31 процентын тәшкил итә", - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Финанслау структурасына килгәндә, 2017 елда җәйге каникуллар чорында 14-18 яшьтәге гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен, Татарстан бюджетыннан 26,2 млн сум күләмендә акча каралган. Бу акча матди ярдәмгә тотыла. Укучылар башкарган эш өчен предприятиеләр түли, моннан тыш, муниципаль берәмлекләрнең җирле бюджетларыннан да акча җәлеп ителә.

Балалар көче кулланыла торган төп эш төрләре – мәктәпләрне, спорт мәйданчыкларын ремонтлау, төзекләндерү һәм ямьләндерүдә катлаулы булмаган (ваграк)  эшләр, торак пунктларны һәм шәһәрләрне яшелләндерү, сәнәгать предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгында (утырту, чүп утау, уңыш җыю) төрле эшләр.

”Татарстанда әле мондый хәлнең булганы юк иде. Бүген республиканың мәшгульлек үзәкләрендә исәптә 12900 кеше тора, хезмәт базарында 37 мең 889 вакансия бар”, – диде Эльмира Зарипова. Ул вакансияләр буенча иң зур санның 2014 елга туры килүен, ул елны 35 мең 211 эш урыны буш булганын билгеләп узды. “Хәзер республикада эшсезлек дәрәҗәсе 3,7 процентка тиң. Россиядә бу күрсәткеч 5,2 процентны тәшкил итә”, - дип, ул Татарстанда эшсезлек күрсәткеченең рекорд дәрәҗәсендә түбән булуын җиткерде.

 


“Татар-Информ” МА