Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков салым законнарын куллануга бәйле проблемалы мәсьәләләр хакында фикер алышу буенча РФ Федераль салым хезмәте һәм Идел буе округы Федераль арбитраж судының уртак киңәшмәсен Казанда үткәрергә карар кылганнары өчен Россия Федераль салым хезмәте җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
РФ Федераль салым хезмәте, Идел буе округының Федераль арбитраж суды, ТР Арбитраж суды, ТР Югары суды, арбитраж судлары Идел буе арбитраж суд округы составына керүче Россия Федераль салым хезмәтенең РФ субъектлары буенча идарәләре вәкилләре катнашындагы киңәшмә бүген ТР Хөкүмәте йортында узды.
Киңәшмәне РФ Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Сергей Аракелов үткәрде.
Чарада катнашучыларны сәламләп, ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков аларны кыскача гына республикадагы икътисади вәзгыять белән таныштырды, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган җитди проектлар һәм программалар хакында сөйләде. Аерым алганда, ул Татарстан башкаласы – Казанның 2013 елда җәйге Универсиаданы, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге башка ярышларны – 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәргә әзерләнүе хакында искәртте. Илдар Халиков “ТАНЕКО” проектын Россиядәге иң масштаблы төзелешләрнең берсе дип атады.
Нефть чыгару Татарстан икътисады өчен иң төп юнәлешләрнең берсе булса да, без нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше кебек тармакларны да үстерәбез, диде ТР Премьер-министры. Республика территориясендә төзелүче яңа “Форд” заводының (“Форд-Соллерс” уртак проекты) перспективалары зур, якын киләчәктә әлеге проект гамәлгә ашыру стадиясенә керәчәк, дип ассызыклады Илдар Халиков.
ТР Хөкүмәте башлыгы ИТ-интдустрияне үстерүгә аерым тукталды. Ул Татарстанда Россиядә беренчеләрдән булып югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-парк төзелүен искәртте. Бүгенге көндә республика халыкка дәүләт хезмәтләрен электрон форматта күрсәтүгә күчү белән актив шөгыльләнә. Илдар Халиковның сүзләренә караганда, Татарстанда 17 дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелә инде. ЗАГС органнарында никахны теркәүгә электрон язылу, чит ил паспортын рәсмиләштерү, балалар бакчасына урын алу өчен электрон чират, шулай ук ЮХИДИ штрафларын түләү аеруча киң таралыш алды.
Илдар Халиков киңәшмәдә катнашучыларга нәтиҗәле эшләүләрен теләде һәм әлеге чараның бүгенге көндә салым хезмәтләре һәм суд органнары алдында торган актуаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.