Алексей Песошин ТР Инвестицион-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

04.08.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “ТР Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Бу чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үтте. Көн үзәгендә ТР ИВФның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.

Күзәтчелек советы Фондның 2016 ел өчен хисап документларын карады. Еллык хисап буенча ТР ИВФ директоры Айнур Айдельдинов доклад ясады.

Утырышның икенче өлеше төбәкнең Сәнәгатьне үстерү фондына багышланды.

ТР ИВФ федераль Сәнәгатьне үстерү фонды белән бергә “Үсеш проектлары” программасы кысаларында проектлар финанслый. Күзәтчелек советына Татарстаннан ике проект тәкъдим ителде, шуларның берсе хупланды. Финанслау федераль Сәнәгатьне үстерү фондының эксперт советы белән бергә проектны финанслау килешенгән шартларда мөмкин булачак, бу хакта соңрак Мәскәүдә карар кабул ителәчәк.

Шулай ук утырыш кысаларында ТР ИВФ директоры урынбасары Фәнис Хәкимуллин проектлар сайлап алу буенча “Үсеш проектлары” программасы регламентларының яңа редакцияләрен тәкъдим итте.

 


ТР Инвестицион-венчур фонды матбугат хезмәте