Илдар Халиков “Алабуга” махсус икътисади зонасының инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

03.08.2011

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Алабуга” махсус икътисади зонасының икенче чиратының инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Таҗетдинов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” махсус икътисади зонасында инфраструктура объектларын төзү эшләрен башкаручы подряд оешмалары генераль директорлары катнашты.
“Алабуга” сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы” ААҖ генераль директоры Василий Кудряшов сәнәгать объектларын төзүнең барышы хакында бәян итте. Аның сүзләренә караганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасы инфраструктурасын булдыру буенча төзелеш эшләре 5 килешү нигезендә алып барыла. Алар нигезендә 2012-2013 елларда резидент-компанияләрнең хуҗалык итү эшчәнлегендә тагын да уңайлырак шартлар тудыру, шул исәптән яңа схема буенча электр белән тәэмин итү өчен яңа инженер челтәрләре төзү һәм гамәлдәгеләрен үзгәртеп кору күздә тотыла.
Үз чыгышын төгәлләп, Василий Кудряшов “Алабуга-500” ярдәмче станциясен төзүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Бу сыйфатлы даими электр белән тәэмин итүдә мохтаҗлык кичерүче эре инвесторларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар “Алабуга” махсус икътисади зонасының икенче чираты объектларын төзүне мөмкин кадәр тизләтү өчен өстәмә очрашулар оештыру кирәклеге турында уртак карарга килде.