ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев Милли Шура рәисе итеп сайланды

03.08.2017

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура оешты һәм аның составы сайлап куелды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыевка йөкләнде.

Аның кандидатурасын яклап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясадылар.

"Бу кандидатураны без Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин белән килешеп карадык. Әлбәттә, Башкарма комитет кала, аның эше көндәлек эш, стратегия белән Милли Шура шөгыльләнәчәк. Аның эшен вице-премьер алып барачак. Шуңа күрә аңа ышаныч күрсәтеп, матур итеп эшләргә кирәк. Сүз көрәштереп, беркая китә алмыйбыз. Тыныч кына аңа уңышлы эш телик”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Миңа ышаныч белдереп, сайлаганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. 25 ел буе эшләгән Бөтендөнья татар конгрессы нигезенә таянып, эшләргә сүз бирәм. Съездда кабул иткән карарларны үтәргә, Татарстанны, татар халкын алга итәр өчен эшләргә ышандырам”, – диде Васил Шәйхразыев.


"Татар-информ" МА материаллары буенча