Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Богумил Шимек җитәкчелегендәге Көньяк Моравия делегациясенең Татарстанга эш сәфәре йомгаклары буенча эш төркеме төзелде.
Бүген бу хакта сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Богумил Шимек очрашуында алып барылды.
Искәртәбез, очрашу Казан Кремлендә – Рөстәм Миңнехановның эш резиденциясендә узды.
Рөстәм Миңнеханов белән Богумил Шимекның ике яклы әңгәмәсеннән соң очрашу киңәйтелгән составта дәвам итте.
Аерым алганда, Богумил Шимек Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстанның шул юнәлештәге компанияләрен 2017 елның 9 октябреннән алып 13 октябренә кадәр Брно (Чехия) шәһәрендә узачак International Engineering Fair машина төзелеше буенча халыкара күргәзмәдә катнашырга чакырды.
Көньяк Моравия Гейтманы ассызыклаганча, Татарстан, Россия Федерациясенең иң алга киткән төбәге булган кебек, Көньяк Моравия дә – Чехия Республикасының иң алдынгы төбәкләреннән берсе.
Ул билгеләп үткәнчә, Казанда ул беренче мәртәбә, һәм шәһәр анда бик күркәм хисләр уяткан.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан предприятиеләре октябрьдә узачак машина төзелеше күргәзмәсендә һичшиксез катнашачак. Ул шулай ук Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Чехия Республикасы Президенты Милош Земанны Казанга килергә чакыруын тапшырырга үтенде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Богумил Шимекка Татарстанга килү мөмкинлеге тапкан өчен рәхмәт белдерде.
Богумил Шимек һәм Рөстәм Миңнеханов азакта журналистлар сорауларына җавап бирделәр.
Искәртәбез, Казанда вакытта Көньяк Моравия делегациясе «Медицина фәне үзәге»/«Эйдос» медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәге» ААҖдә булды, Татарстан Республикасын инвестицион үстерү агентлыгының тәкъдир итү үзәген карады, ИТ-парк югары технологияләр өлкәсендә технопарк эшчәнлеге белән танышты. Кунаклар Свияжск утрау-шәһәрендә, шулай ук Казан Кремле территориясендәге Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещенье соборында булдылар.