Язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча 2017 елда хәрби хезмәткә яраклылык күрсәткече Татарстан буенча 75,5% тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1%ка арткан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин җиткерде.
Ул билгеләгәнчә, 2017 елның язгы чакырылыш комиссияләренә Татарстаннан 19 меңләп егет чакырылган. Аларның 99,8 проценты хәрби комиссия үтәргә килгән.
Россия Президенты указы нигезендә, ил буенча 2017 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә яраклы 142 мең кеше армия хезмәтенә алынырга тиеш булган. Татарстаннан норма - якынча 4 мең кеше булды.
Сергей Погодин шулай ук 30 июльдә Санкт-Петербургта узган Россия Хәрби-диңгез флоты парадында Татарстан моряклары катнашуын хәбәр итте.
Моннан тыш, ТР хәрби комиссары быел июнь аенда булган вакыйга турында сөйләде. Ул вакытта Татарстан Республикасы хәрби комиссариатына Уссурийск тимер юл станциясенә баручы хәрби эшелоннан юлда Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган бер егетнең вагоннан сикергәнлеге турында хәбәр килә.
“Хәзергә әлеге егет Чита хәрби госпиталендә, аның хәле канәгатьләнерлек, ул үзе йөри, хәрәкәтләнә. Әнисе аның янында, без дә хәбәрдә торабыз. Без аңа финанс ярдәме күрсәттек, госпиталь җитәкчесе белән дә элемтәдә торам. Хәле яхшыргач, мөгаен, егетне Мәскәүгә яки Татарстанга күчерербез. Терелеп беткәч, комиссия үтәчәк. Хәзерге вакытта хәрби җирле прокуратура тикшерү алып бара. Тикшерү төгәлләнгәч, бар да ачыкланыр, белербез”- дип белдерде Сергей Погодин.