ТР Президенты ТР Питрәч районында төзекләндерелә торган балалар бакчасын һәм яңа гаилә фермасын карады. Республика башлыгын вице-премьер - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов озатып йөрде.
Питрәчтә Рөстәм Миңнеханов 160 урынлык балалар бакчасына барды. Ул хәзерге вакытта төзекләндерелә. Өч катлы бина "Бәләкәч" республика программасы кысаларында яңартыла. Барлык эшләр дә август азагында төгәлләнергә тиеш.
Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында төзелә торган ветераннар торагы һәм социаль ипотека йортлары турында мәгълүматлар белән танышты.
Олы Бутырка авылында ТР Президенты яңа гаилә фермасын карады. Рөстәм Миңнеханов өр-яңа сыер абзарына кереп чыкты. Биредә тиздән 100 баш сыер урнашачак. Питрәч районында яшәүче Алмаз Фәсхетдиновның әлеге гаилә фермасы 9,5 млн. сумга төшкән. Шуларның 6 миллионы - бурычка алган акча, 2,1 миллионы - дәүләт ярдәме. Тотылган акчаларны 3 елда кире кайтарырга планлаштыралар. План буенча әлеге гаилә фермасы елына 250 тонна сөт җитештерәчәк, ә фермада Фәсхетдиновлар гаиләсе әгъзалары эшләячәк - барлыгы 3 кеше.
Рөстәм Миңнеханов фермерга уңышлар теләде, ә Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллинга алга таба кече формадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә игътибар бирергә дәвам итүен кушты.