Агымдагы елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 1 миллион 303 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 55 процентын тәшкил итә. Июль аенда 200 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында 2011 елда Татарстан Республикасында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллинның сүзләренә караганда, быелгы еллык биремне үтәү өчен калган 5 айда 1 миллион 87 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырырга кирәк, шуның 250 мең квадрат метры – социаль ипотека программасы буенча. Моннан тыш, күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы буенча – 393,6 мең, азкатлы төзелеш программасы буенча 443,2 мең квадрат метр торак сафка бастыру бурычы тора.
“Муниципаль берәмлекләр 7 ай эчендә үз өстенә алган йөкләмәләрне, нигездә, үтәде. Бөгелмә, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Чистай районнары исә план йөкләмәләрен үти алмады”, - дип ассызыклады докладчы.
Социаль ипотека программасы буенча гыйнвар-июль айларында гомуми мәйданы 316 мең квадрат метр булган 5 мең 741 фатирлы 110 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырылган. 29 июльгә гомуми мәйданы 349,5 мең квадрат метр булган 6 мең 16 фатирлы 334 йорт файдалануга тапшырылган, аларның 121 е – социаль ипотека буенча.
“Тулаем алганда, программа үтәлә”, - дип ассызыклады ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры. Ул шулай ук социаль ипотека программасы буенча июль аенда файдалануга тапшыру күздә тотылган 13 мең 192 квадрат метрлы 10 торак йортның 6 сы (гомуми мәйданы – 6 мең 155 квадрат метр) сафка бастырылуы хакында хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча кайсы фатирларга бүгенге көндә ихтыяҗ аеруча зур булуын анализларга күрсәтмә бирде. “Бүгенге көндә 200 фатир буш тора. Аларда бит кешеләр яшәргә тиеш”, - диде республика башлыгы. Ул алга таба мондый фактларны булдырмас өчен анализ ясау кирәклеген ассызыклады.