Татарстанда урып-җыю башланганнан алып 334 мең тонна ашлык суктырылган

30.07.2011

Татарстанда урып-җыю башланганнан алып 334 мең тонна ашлык суктырылган. Бүгенге көндә бөртекле культуралар 105,7 мең гектар мәйданда җыеп алынган. 
Республикада уңыш гектарыннан уртача 31,6 центнер тәшкил итә. Татарстанның Әлки, Алексеевски, Кайбыч, Сарман һәм башка кайбер районнарында урып-җыюның темплары югары.
Тулаем алганда, Татарстанда урып-җыюның темплары көннән-көн арта. Бүгенге көндә республиканың барлык районнары да уракка төште