“Татарстанда хезмәтне саклау өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Без бу эшне системага салырга тиешбез. Бу эшнең башында Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге республика ведомствоара комиссиясе торачак”. Бүген Хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясенең “Казаноргсинтез” ААҖ базасында узган киңәйтелгән утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Утырыш эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык-ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, ТР Профсоюзлары берлеге рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һ.б. катнашты.
Республикада хезмәтне саклау белән бәйле вәзгыять бик катлаулы. Производствода травма алу, алган җәрәхәтләрдән үлү очраклары арта. Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда Татарстанда производствода бәхетсезлек очракларына эләгеп 624 кешенең гомере өзелгән, 1290 кеше авыр җәрәхәтләр алып, күбесе инвалид булып калган. Узган елга килгәндә, производствода үлүчеләр саны, 2009 елга караганда, 22 гә артып, 108 гә җиткән. Шушындый хәвефле вәзгыять шартларында ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе производствода һөнәри авырулар, травма алучылар саны артуга, эш бирүчеләр тарафыннан профилактика чараларының тиешенчә оештырылмавына борчылу белдереп, ТР Президентына мөрәҗәгать иткән иде. ТР Хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән бүгенге утырышы шушы инициативаны исәпкә алып үткәрелде.
“2010 елда иминиятне тәэмин итү буенча Социаль иминият фондының Татарстандагы чыгымнары 991 млн. сум булган. “Ышанырга кыен булса да, факт: боларның барысы да бәхетсезлек очраклары һәм профессиональ авырулар белән бәйле”, - ди хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин. Аның чыгышыннан аңлашылганча, хезмәт урыннарында травма алуның иң югары дәрәҗәсе Минзәлә, Биектау, Кукмара, Лениногорски районнарында күзәтелгән. Производствода имгәнүләр алуның үлем белән тәмамланган очраклары 13 шәһәр һәм районда теркәлгән. Бары 7 муниципаль районда гына производствода травма алу очраклары күзәтелмәгән. Төзелеш тармагы хезмәтне саклау таләпләре еш бозыла торган өлкә булып кала. Биредә һәр 1000 кешегә 3,1 зыян күрүче туры килә.
Министр яңгыраткан бу саннар ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Рәис Мөбәрәкшин чыгышында тагын да киңрәк чагылыш тапты. Узган елның беренче яртысында әлеге инспекция тарафыннан төзелеш алып баручы оешмаларда иминлек техникасының үтәлешен тикшерүләр нәтиҗәсендә, административ җаваплылыкка тарту буенча 1188 карар чыгарылып, аның күләме 28 млн. 935 мең сум булган. 2011 елның беренче яртысында 1593 карар чыгарылып, штраф суммасы 32 млн. 501 мең сумга җиткән. Мондый җавапсызлык күңелсез тәмамлана. Торак төзелешендә генә түгел, Универсиада, ТАНЕКО комплексы заводлары төзелешләрендә дә хезмәтне саклау кагыйдәләрен еш бозалар, ди Рәис Мөбәрәкшин. Универсиада объектлары буенча шундый - 38, ТАНЕКО буенча 59 карар чыгарылган.
Узган ел республикада төзелеш тармагында чыккан бәхетсезлек очракларының 34 е (шуның 15 е–Казанда) үлем белән тәмамланган. Быелның узган 7 аенда шундый 6 очрак теркәлгән. Универсиада объектлары төзелешендә июль аенда гына ике эшче авыр җәрәхәтләр алган. Бәхетсезлеккә китергән төп сәбәпләр: эш урыннарына саклагыч киртәләр куелмау, саклагыч каешсыз эшләү,электр белән тәэмин ителеш кагыйдәләрен тупас бозу.
Территориясендәге куркыныч производстволар саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. “Сәнәгать һәм энергетика объектларында ел саен 3-10 авария чыга”, - ди Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров. Узган ел иң күп авария “Челтәр компаниясе” ААҖ һәм “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” җәмгыяте предприятиеләрендә теркәлгән. “Республиканың сәнәгать һәм энергетика объектларында төп фондларны яңарту эше алып барылуга карамастан, энергетика, нефть чыгару предприятиеләрендә җиһазларның 70-80 проценты иске. Ә мондый җиһазлар сәнәгый иминлекне тиешенчә тәэмин итә алмый”, - ди Борис Петров. Җиһазлар искерү бер хәл, предприятие җитәкчеләре еш кына аларны капиталь ремонтлау өчен чыгымнарны кыскарта. Капиталь ремонт чыгымнарын кысуның зур бәлага китереп, хезмәт ресурсларына һәм производствога күпме зыян саласын алар яхшы аңларга тиеш, югыйсә. Утырышта аеруча проблемалы предприятиеләр арасыннан “Казан дары заводы”, “Холод” җәмгыяте, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”, “Сантехприбор” һ.б. аталды.
Хезмәтне саклау, профессиональ авыруларны профилактикалау өлкәсендә үрнәк күрсәтүче предприятиеләр дә җитәрлек. Юкка гына бүгенге утырыш “Казаноргсинтез” базасындңа оештырылмаган иде. Биредә бу эш тиешле югарылыкта куелган. Нәтиҗә буларак, узган ел биредә үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары булмаган. Шулай ук уңай өлге биргән “Казанкомпрессормаш” җитәкчелеге бүгенге утырышта үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.
Производствода имгәнүләр алуларга шулай ук исерткеч эчемлекләр кулланган килеш эшләү дә сәбәп була. Шуңа күрә утырышта хезмәтне саклауны производствода эчүчелекне профилактикалау мәсьәләсе белән үреп алып барырга кирәлеге искәртелде.
Бүгенге көндә предприятеләрдә хезмәт куючыларның 26 проценты санитар-гигиена таләпләренә җавап бирмәгән, зарарлы хезмәт шартларында эшли. Шуларның яртысына якыны җиһазларның көчле тавышы шартларында хезмәт куярга мәҗбүр. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин аңлатканча, бу тавыш җиһазларның искерүе белән бәйле. Ул, үз чиратында, һөнәри авыруларга сәбәп була. Мондый эш урыннары яшьләрне дә кызыксындырмый. Министр шушы проблемалы мәсьәләләрне күздә тотып, эш урыннарын аттестацияләүне активлаштыру зарурлыгын искәртте. Агымдагы елның 1 сентябреннән аттестация эшләрен предприятиеләрнең үзләрендәге лабораторияләр түгел, ә бары бәйсез лабораторияләр башкарачак. Министр шулай ук санитар-гигиена таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт урыннарыннан хатын-кызларны бушату мәсьәләсен дә күтәрде.
Моңарчы муниципалитетларда хезмәтне саклау буенча белгечләр булмау да эшне кыенлаштырды. Аларга хәзер үз территорияләрендә хезмәтне саклау буенча дәүләт сәясәте үткәрү буенча вәкаләт бирелгән. Хезмәтне саклау проблемасы бер Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә актуаль. Бу мәсьәләнең кискенләшүен Татарстан профсоюзлары лидеры Татьяна Водопьянова федераль дәрәҗәдә бу эшне координацияләргә тиешле Хезмәт министрлыгы булмаудан күрә. Ил күләмендә бу проблеманың кискенлеге танылып, министрлык торгызылырга тиешле, дигән фикердә ул.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховның чыгышы исә һөнәри авруларны профилактикалау мәсьәләсенә багышланды.
Президент Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында 10 июльдә “Булгария” теплоходы белән булган фаҗигане искә төшереп алды. “Бу һәлакәт тагын бер кат иминлек мәсьәләсенә тиешле игътибар бирелмәгәндә, аның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен күрсәтте”, -диде ул.
Республика башлыгы ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да, хезмәтне саклауга контроль булдыру буенча системалы эшнең җайга салынмавын таный. Аның белдерүенчә, бүген күзәтчелек һәм контроль органнары саны бихисап. Татарстанда гына да аларның саны 25 кә җитә. Тик аларның кайберләренең тиешле вәкаләтләре юк, икенчеләрендә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Рөстәм Миңнеханов хезмәтне саклау өлкәсендә уңышлы эшләүче предприятиеләрне атап, республика предприятиеләрен бу өлкәдә дөнья стандарлары үрнәгенә омтылырга чакырды. Эшче киңәшмәләрен һәрвакыт куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләреннән башлаган чит ил компанияләрен мисалга китерде.
“Республикада хезмәтне саклауга мөнәсәбәтне үзгәртергә тиешбез. Бу мәсьәлә өстенлекле булырга, һәр предприятиедә хезмәтне саклау беренче планга чыгарга тиеш”, -дип ассызыклады Президент.
Бүгенге утырыш кысаларында оештырылган күргәзмәдә респуликаның тугыз предприятиесе хезмәтне саклау, профессиональ авыруларны профилактикалау буенча заманча шәхси саклану чараларын һәм бу өлкәдәге эшләнмәләрен тәкъдим итте.