Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре турында сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген республикада 1 млн. тоннадан артык яки 1 шартлы башка 18,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Әлеге күрсәткечләр буенча узган елда әзерләнгән күләмне (17,9 центнер азык берәмлеге) узып кителгән.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, агымдагы елда 1,8 млн. гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк, шул исәптә 1,6 млн. гектар бөртеклеләр. Барлык җирдә дә урып-җыю эшләре августта башланачак. Хәзер икмәк өлгерү алдында тора.
“Быел уракны соңга калып башлыйбыз. Узган ел бу вакытта 1,3 млн. тонна ашлык суктырылган иде инде. Әлбәттә, быел бөртеклеләрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк булачак”, – диде министр.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген паркта 3412 комбайн, 1755 данә прицеплы һәм бөртек җыючы трактор, 1144 үзйөрешле чапкыч һәм ургыч, 4345 йөк автомобиле исәпләнелә.
Бөртекле ашлык җыю техникасын уракка уңышлы әзерләү Актаныш, Азнакай, Әтнә, Балтач, Буа,Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Саба, Сарман, Нурлат һәм башка районнарда уздырылган. Шул ук вакытта Әгерҗе, Алексеев, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш районнарына зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк.
Комбайннарга зур көч киләчәк хуҗалыкларга Марат Әхмәтов читтән ярдәм сорауны тәкъдим итте. Алдан сөйләшү буенча Воронеж өлкәсе, Краснодар һәм Ставрополь крайларының механикалаштырылган отрядлары, барлыгы 100дән артык комбайн, эшкә килергә әзер. Бәясе гектарына 3-3,5 мең сум.